Илебез гражданнарының гомерен, сәламәтлеген саклау – дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге социаль-икътисади үсешнең тотрыклылыгына, транспорт инфраструктурасының нәтиҗәлелегенә турыдан-туры тәэсир итә. Республиканың Баш дәүләт инспекторы Динар Гыйльметдинов “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең “Русия” медиаүзәгендә Дәүләт автоинспек-циясенең үткән елдагы эшчәнлегенә һәм алда торган бурычларга багышланган матбугат конференциясе үткәрде, журналистлар сорауларына җавап бирде.
Динар Гыйльметдинов белдерүенчә, узган елда 26 шәһәр һәм райондагы юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән очраклар саны арту күзәтелә. Сибай, Октябрьский шәһәрләрендә, Мишкә, Караидел, Федоровка, Балакатай, Мәләвез һәм Илеш районнарында аварияләр аеруча еш теркәлгән. Аларның төп сәбәпләре – каршы хәрәкәт полосасына чыгу, тизлек режимын арттыру, юл чатын үтү чиратын сакламау, җәяүлеләр хәрәкәте кагый-дәләрен бозу, светофорны санга сукмау.
юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында иң күпсанлы категория – җәяүле-ләр. Юл-транспорт һәлакәтләрендә гомере өзел-гәннәрнең һәр өченчесе – җәяүле. Барлыгы 1263 җәяүлене бәрдергәннәр, аларның 165е һәлак булган һәм 1142 кеше яраланган. Узган елда юл аша чыгу урыннарында һәлак булган җәяүлеләр саны 57,1 процентка арткан. Бу ава-рияләр, нигездә җәяүлеләр юл кагыйдәләрен бозганлыктан булган.
Иң куркыныч тәртип бозуларның берсе – транспорт чараларына исерек хәлдә идарә итү. Үткән елда юлларда исерек шоферлар гаебе белән 103 кеше һәлак булган, 509 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Эчкечелек һәр унынчы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе булган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эчеп руль артына утырган өчен 18 меңнән артык кешене тоткарлаган. 2017 елда бу сан 23 мең булган. Шулай ук исерек хәлдә машина йөр-түчеләргә карата җинаять җаваплылыгы каралган 2210 факт ачыкланган.
Юлларда балалар һәлак булу һәм имгәнү аеруча борчылу тудыра. Узган елда урамнарда һәм юлларда 21 бала һәлак булган, 470е яраланган. Һәр 11нче юл-транспорт һәлакәте пассажир һәм җәяүле балалар катнашлыгында булган. Һәр 4нче юл-транспорт һәла-кәте балигъ булмаганнарның саксызлыгы аркасында теркәлгән. Балалар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләре 8,7 процентка кимегән, шул ук вакытта җәрәхәтләнүчеләр саны 1,7 процентка арткан. Мондый үсеш 20 шәһәр һәм район территориясендә күзәтелә. Уфа, Архангель, Учалы, Әлшәй районнарында балигъ булмаган балалар катнашлыгында аварияләр саны шактый арткан. Балаларның һәлак булуында ата-аналарның гаебе дә бар. Күбесе, акча кызганып, балалар өчен махсус утыр-гычлар алмый, яки булган хәлдә дә аларны анда утыртмыйлар. Баш дәүләт инспекторы ата-аналарга махсус утыргыч алганда ГОСТ таләпләрен истә тоту кирәклеген искәртте, чөнки күп кибетләрдә таләпләргә җавап бирмәүче утыргычлар арзан хакка сатыла.
Узган елда юл-патруль хезмәте эшчәнлеген оештыру камилләшкән. Исерек килеш машина йөртүчеләр-не ачыклау, балалар өчен махсус утыргычлардан файдалану, җәяүлеләр кичүе кагыйдәләрен, хәвефсезлек каешын файдалануда тәртип бозуларны кисәтү буенча киңкүләм тикшерүләр үткәрү арткан. ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте хә-вефсезлеген тәэмин итү өлкәсендә административ хокук бозулар турында барлыгы 2 миллионнан артык эш кузгатылган.
Юлларның начар булуы нәтиҗәсендә дә аварияләр еш теркәлә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре урам-юл челтәрен карап тотуда җитешсезлекләрне бетерү өчен 16 меңнән артык күрсәтмә биргән, алар үтәлмәгән өчен вазыйфалы 172 һәм 53 юридик берәм-лек административ җавап-лылыкка тарттырылган. Юлларны ремонтлаганда юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү таләпләрен үтәмәгән өчен вазыйфалы 617 һәм юридик 79 берәм-леккә карата җинаять эше ачылган. Автомобиль юллары торышын яхшырту буенча республикада төрле чаралар күрелүгә карамастан, узган елда юлның начарлыгы аркасында 1433 авария теркәлгән, 146 кеше һәлак булган һәм 1834 кеше яраланган. Урам һәм юллар начарлыгы һәр өченче юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе булган.
Әлбәттә, хокук бозуларны автоматик рәвештә теркәү системасы машина йөртүчеләрне тәртипкә күндерә, әмма әлеге вакытта мондый җиһазлар барлык урыннарда да юк. Авария-ләр еш теркәлгән урыннарда быел бу системалар куелуы көтелә. Бәлки, агымдагы елда корбаннар һәм яраланучылар санын киметә алырбыз.
Чыганак:
https://kiziltan.ru/obchestvo/18622-avariyalr-halykny-sugysh-kebek-kyra.html