+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Происшествия
28 гыйнвар 2019, 12:12

Янгын янә бер сабыйның гомерен өзде

Ата-ана күршедә генә булган да соң...


24 гыйнвар кичендә Учалы районының Беренче Май авылында фаҗига булган: 1 яшьлек сабый янып үлгән. Бу хакта "Башинфом" мәгълүмат агентлыгы яза.
Янгын чыкканда кыз бала өйдә берүзе генә йоклап калган була. Йөрәге астында тагын бер сабыен йөрткән ана 4 яшьлек улы һәм бергә яшәгән ире белән күршеләренә кергән була. Духовкалары эшләмәү сәбәпле, камыр ризыгын күршеләрендә пешерергә уйлаган булганнар.
Күршеләр ике яклы йортта яшәгән. Кызганыч, стена аша гына башланган янгынны бик соң күреп калганнар. Ике гаилә дә тораксыз калган.
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы белдерүенчә, янгында үлгән баланың әнисенең эчен ашыгыч рәвештә ярып, операция ясаганнар. Дөньяга кыз бала туган...
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы
Чыганак: https://kiziltan.ru/budni/18275-yangyn-yan-ber-sabyyny-gomeren-zde.html


Читайте нас: