+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Происшествия
28 гыйнвар 2019, 12:26

Тәкъдиреңә ни язылган...

Туймазыда бер “девятка” машинасы эчендә егет белән кызның һушсыз гәүдәләренә тап булганнар.

Егет инде туңып үлгән була, ә кызның йөрәге акрын гына типкән әле. Бүген ул комада ята.
Билгеле булуынча, 22 яшьлек егет күптән түгел төньяктан эштән кайткан һәм өйләнергә җыенып йөргән икән. Машинадагы ханым белән алар таныш була.
Бу кичне әлеге хатын машина янына ике һәм дүрт яшьлек балаларын бикләп чыга. Сабыйлар төне буе әниләреп көтеп елый. Иртәнгә аптыраган күршеләре аның апасына шалтырата...
Машина бер учреждение янында торган. Әлегә аның глушителе ярык булган һәм салонга агулы газ тулган, дип фаразлыйлар.
Фото: Социаль челтәрләрдән алынды.
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/18305-tkdire-ni-yazylgan.html


Читайте нас: