+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Происшествия
3 гыйнвар 2019, 00:07

Тәмәке - үтерү коралы

Яңа ел төнендә республикада 16 янгын дөрләгән, аларда өч кеше һәлак булган.

Берничә янгынга тәмәке тартканда ут белән саксыз кылану гаепле.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча баш идарәсе түшәктә ятканда тәмәке тартмаска киңәш итә. Бигрәк тә спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң. Бу очракта кеше кулындагы тәмәкесе белән йоклап китә һәм янып үлә.

Шулай итеп, тәмәке чын мәгьнәсендә үтерүчегә әйләнә.


Фото: Газета.ру
Читайте нас: