+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Происшествия
7 ноябрь 2018, 13:19

Бер атнада ике полиция хезмәткәре үз-үзенә кул салган

Бу атнада республикабызда бер-бер артлы ике полиция хезмәткәре үз-үзенә кул салган.

3 ноябрьдән 4 ноябрьгә каршы төндә Учалы районында яшәүче 33 яшьлек дознаватель Юлай Хәлилов үз теләге белән якты дяньядан китсә, кичә Кушнаренко районы буенча эчке эшләр бүлегенең оператив дежурные Радик Шәймөхәммәтов шул ук аянычлы юлны сайлаган. Аны хезмәттәшләре тормыш сөючән, мөлаем шәхес иде, дип хәтерли. Шәймөхәммәтовның өч баласы әтисез калган.
Ни хәл бу? Үзләре барыбызга да рух ныклыгы, сабырлык үрнәге күрсәтергә тиеш һөнәр ияләрен мондый адымга нәрсә этәргән? Шулкадәр күтәрә алмаслык авырлыклар ишелгәнме иңнәренә? Эш урынын гына алыштырып булмады микәнни?
Бу сораулар бүген тикшерүчеләрне генә түгел, барыбызны да борчый...
Читайте нас: