+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Происшествия
16 октябрь 2018, 17:19

3 яшьлек сабый янган...

Стәрлебаш авылында бүген иртән шәхси йортта янгын чыккан.

16 октябрь иртәсендә Стәрлебаш районы үзәгендә шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы яза.
Фаҗига урынында тугыз янгын сүндерү машинасы, ведомствоның шәхси составыннан 17 кеше, шулай ук, Стәрлебаш авылы хакимиятенең пожар командасы эшли. Янгын хәрабәләре астында 2015 елгы сабыйның мәете табылган.
Янгынның сәбәпләре ачыклана. Фаҗигале рәвештә һәлак булган сабыйның әнисе белән психолог эшли.
Читайте нас: