+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
10 октябрь 2018, 12:33

Бер көндә Уфада өч баланы машина бәрдергән

8 октябрьдә, Уфада өч баланы машина бәрдергән.

Октябрь проспектында руль артындагы 35 яшьлек хатын 16 яшьлек кызны бәрдергән. Ачыклануынча, кыз бала юлны тиешле урыннан чыкмаган.
Ә менә Черниковкада 10 яшьлек кыз урамны тиешле урыннан - "зебра"дан чыгып барган, тик, шуңа карамастан, 28 яшьлек ир-егет аны иномаркасы белән бәрдереп киткән.
Тагын бер ваемсыз водитель аркасында зыян күргән 15 яшьлек үсмер исә әле дәваханәдә.
Читайте нас: