+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Происшествия
24 сентябрь 2018, 11:45

Бер баз өч кешенең гомерен өзгән

22 сентябрь көнне Кушнаренко райынының “Весна” бакчачылар ширкәтендә өч дус берсенең базын каен тузы төтене белән эшкәртеп чыккан. Кызганычка каршы, базда вентиляция булмаган.

Икенче көнне аларның берсе бәрәңге тутырылган капчыкларны өстән алып торырга базга төшә, ләкин анда җыелган агулы газларны иснәп, аңын югалта. Аңа ярдәмгә ашыккан дуслары да шундый бәлагә тарый.
Шулай итеп бер җилләтелмәгән баз өрлектәй өч ир-атның гомерен өзгән.
Баз белән бик сак эш итәргә кирәклеге турында тагын бер тапкыр кисәтү артык булмас.
Читайте нас: