+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
5 сентябрь 2018, 16:17

Тагын аракы гаепле...

Аракы - бик күп язмышларны чәлпәрәмә китергән замана бәласы.

Октябрьский шәһәрендә яшәүче ике хатынның күңел ачуы фаҗига белән тәмамланган.
3 сентябрьдә 32 һәм 40 яшьлек хатыннар спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда тавыш куба. Шул вакыт яшьрәге икенчесенең муенына пычак белән чәнчә. Хатын шунда ук җан бирә.
Тавышка җинаятьченең ире уяна һәм полиция хезмәткәрләре белән "Ашыгыч ярдәм" чакыра. Әлеге вакытта тикшерү дәвам итә.
Читайте нас: