+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
9 август 2018, 19:17

Печән әзерләгәндә яшен суккан...

Бәхетсезлек очрагы кичә Балакатай районында булган.

Кызганыч, бу көннәрдә табигать гарасаты аркасында зыян күрүчеләр артып тора. Боз явып, берәүләр еллык уңыштан мәхрүм калса, давыл икенчеләрнең йорт-курасының түбәсен куптарды. Төзәтеп булмаслык, авыр югалтуларсыз да үтми шул җәй көннәре...
Кичә Балакатай районының Атарша авылында ир кешене яшен сугып үтергән. Бәхетсез хәл көндез, печән әзерләгән вакытта булган. Аның белән бергә яланда булган Югары Үтәш авылы кешесе дәваханәгә озатылган.
Читайте нас: