+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
6 август 2018, 13:00

Фаҗига якташларыбызның гомерен өзде

4 августта Красноярск краенда, Игарка шәһәреннән 180 чакрым ераклыкта, “Ванкор” мәйданыннан очып киткәннән соң "Ми-8" вертолеты җиргә мәтәлеп төшкән. Аның бортында 15 пассажир һәм 3 экипаж әгъзасы була.

Фаҗига пропеллер канатларының әлеге техника алдыннан очып киткән вертолетка тагылган йөккә тиеп китүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дигән фараз бар. Соңгысы йөген шундук җиргә ташлау аркасында гына зыян күрмәгән. Аның очучысы әлеге хәлнең ничек килеп чыгуын аңламый да калган. “Мин соңгы мизгелдә генә аның якынаюын күрдем һәм эфирда кычкырдым. Читкә тайпылырга тырыштым, әмма булдыра алмадым”, дигән ул.
Кызганычка каршы, һәлак булганнар арасында Башкортстаннан җиде кеше бар. Аларның иң кечесенә — 24, өлкәненә 50 яшь. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
“Роснефть” компаниясендә авария сәбәпләрен тикшерү буенча оператив штаб эшли. Компаниянең барлык хезмәткәрләре дә бәхетсез очраклардан страховкаланган, туганнары тиешле түләүләрне алачак. Моннан тыш, компания мәрхүмнәрнең гаиләләренә тиешле матди һәм социаль ярдәм күрсәтәчәк.
Читайте нас: