+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
31 июль 2018, 13:03

Кызлар әтиләрен үтергән...

Коточкыч хәл: өч бертуган кыз әтиләрен үтергәннәр!

Мәскәүдә яшәүче өч бертуган кыз әтиләрен пычак белән чәнчеп үтергән. Кызларга 19, 18 һәм 17 яшь.
Михаил урындагы халык арасында "криминальный авторитет" булган. Рәсми рәвештә беркайда да эшләмәсә дә, җитеш тормышта яшәгән. Кызларга бик кырыс мөнәсәбәттә булган ул, һәрвакыт төрлечә мыскыл иткән. Мәктәпкә барып кайтудан тыш, кызларга урамга чыгарга да рөхсәт булмаган.
Кызларның әнисен ир күптән өйдән куып чыгарган булган, ул аерым яшәгән.
Коточкыч хәлдән соң кызлар үзләре полиция хезмәткәрләрен чакырган. Әлеге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.
Читайте нас: