+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
30 июль 2018, 12:43

Бер атна эчендә тотылдылар

21 июльдә Уфа моторлар төзү заводының топ-менеджеры Юрий Яшинның үле гәүдәсе табылган иде.

Бер атна эчендә республиканың хокук сакчылары мәрхүмне үтерүчеләрне тоткан. Аларның дүртесенә дә кеше урлау һәм үтерү буенча гаепләү белдерелгән.
Ачыклануынча, 20 июль иртәсендә әлеге бәндәләр Уфаның җир асты парковкасында Яшинга һөҗүм итә, каты кыйный, аннары үз автомобильләрендә кеше йөрмәгән урынга илтеп ташлый. Бичара алынган җәрәхәтләрдән шунда җан биргән.
Якын көннәрдә җинаятьнең заказчысына да гаепләү белдереләчәк. Әлегә тикшерү үтерүнең сәбәп фаразларын атамаган. Кайбер чыганаклардан билгеле булуынча, Яшинның гаепләнүчеләргә карата булган компромат өчен үтерелүе ихтимал. Кулга алынучыларның берсе — аның җитәкчесе, УМПОның коммерция директоры...
Читайте нас: