+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
6 июль 2018, 12:05

Хатын-кыз дуласа, аттан яман...

Уфада балалар мәйданчыгында ике әни сугышкан.

Кичә Уфадагы Зәйнәп Биишева урамындагы яңа йорт янындагы балалар мәйданчыгында ике хатынның сугышуы хакындагы видео белән бөтен Интернет тулды.

Хатыннарның берсе икенчесен балалар янында тәмәке тартып торуы өчен шелтәли. Сүз артыннан сүз китә. Сүз генә дию бик йомшартып әйтү әле ул. Гүзәл затлар бер-берсенә сүгенү сүзләре, йодрыклар белән ташлана. Яннарында балаларының өзгәләнеп елавы да тынычландыра алмый аларны.

Вакыйганы үз күзләре белән күрүчеләр социаль төркемнәрдә, үзен аеруча агрессив тоткан хатын кызмача иде, дип яза.

Хатынны хәтта полиция хезмәткәрләре дә тыя алмый.
Читайте нас: