+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Происшествия
26 апрель 2018, 13:25

92 яшьлек сугыш ветеранын кияве кыйнаган...

Екатеринбург шәһәрендә яшәүче 92 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Ситдыйковны кияве кыйнаган. Әлеге җинаятьнең сәбәбе - фатир бүлешә алмау.

Ветеранга дәүләт бушлай фатир бирә. Якыннары үтенече буенча, ул аны оныгы исеменә яздыра, бу торакта бабайның пропискасы гына кала.
Аны башка искерәк фатирга күчерәләр. Һәрчак ярдәм итәрбез дигән вәгъдәләрен шунда ук оныталар. Моңа кадәр ул кызы һәм кияве исеменә үзенең элекке фатирын һәм йортын да яздырган була.
"Кияевем ике ел эшләмәде. Мин аңа ай саен 30 мең сум акча биреп бардым. Оныгыма машина алганда, 350 мең сум тапшырдым", - ди бахыр карт.
Ветеранның кызының вафатыннан соң, бар мөлкәткә кияве хуҗа була.
Бабайга дәүләт биргән фатирны да сатарга уйлый башлый кияве, тик ветеран пропискадан төшмим, дип кырт кисә. Шуннан кияве аны җаһилларча тукмап китә. "Мин сине урманга алып чыгып барыбер үтерәчәкмен, шунда күмеп китәчәкмен", - дип куркыта.
Читайте нас: