+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
25 апрель 2018, 17:53

Ваннада үлгән...

Красноярск шәһәрендә 13 яшьлек кыз ваннада үлгән.

Кыз юынырга кереп киткән. Бервакыт әнисе аның ачыргаланып кычкырган тавышын ишеткән, әмма ванна бүлмәсе ишеген тиз генә ача алмаган, ул бикле булган.
Ишекне ватып кергәндә, кыз инде җан тәслим кылган була.
Үсмер кызның үлеменә кесә телефоны сәбәпче икәнлеге ачыклана. Ул юынганда, үрелеп телефонын ала һәм ялгыш суга төшереп җибәрә, ә телефон зарядкада торган була. Кызны ток суга.
Читайте нас: