Уфа районының Октябрьское авылында дүрт исерек ир 93 яшьлек сугыш ветеранының тәрәзәсен лом белән каерып кергән.
Алар олы яшьтәге әбекәйне бәйләп куеп кыйнаганнар һәм медальләрен, акчаларын, азык-төлеген алып чыгып киткәннәр. Намуссыз бәндәләр чыгып киткәч, пенсионер ханым баулардан чак ычкынып, танышларына шалтыраткан.
Җинаятьчеләрне бик тиз кулга алганнар. Аларның өчесе элек хөкем ителгән булган.