Цареводан ерак түгел Мәскәү юлында Ногинскидан Клинга кайтып баручы балалар утырткан автобус 9нчы модельле “Лада” белән бәрелешкән. Балаларны туңдырма фабрикасына экскурсиягә алып барган булганнар.
Һәлакәт вакытында автобуста 54 кеше булган, аларның 40ы - балалар. Шуларның 15е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Бәхеткә, һәлак булучылар юк.