“Югары көчергәнешле чыбыкларны, барлык кагыйдәләрне бозып, батут залы аша сузганнар. Янгынның сәбәбе кыска ялганыш, дип фаразлана”, диелә тикшерүчеләр төркеме докладында.
Шаһитлар белдерүенчә, тимерчыбык бәйләмнәре тиз янып китүче материаллар белән тутырылган батут үзәге өстендә асылынып торган.
Әлеге фаҗига буенча җиде кешегә гаеп белдерелгән.