+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Происшествия
27 март 2018, 13:34

Янгында һәлак булучылар гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк

Бүген иртән Русия Президенты Владимир Путин Кемерово шәһәренә килде, янгын чыккан сәүдә үзәгендә булды, аның янындагы мемориалга чәчәкләр салды.

ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, Кемерово шәһәрендә “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу комплексында янгында һәлак булучылар гаиләләренә берәр миллион сум бирәчәкләр.
Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучыларның туганнары акчалата ярдәм алачак, дип белдергән. Шулай ук туганнары һәлак булган гаиләләргә махсус психологик ярдәм күрсәтү белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм табиблар киләчәк.
“Зимняя вишня” сәүдә комплексындагы янгын нәтиҗәсендә 64 кеше һәлак булган.
Читайте нас: