+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Происшествия
19 февраль 2018, 12:57

Русия Президенты кайгы уртаклаша

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 18 февральдә Русия Президенты Владимир Путин, Исфаган провинциясендә самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Иран Ислам Республикасы Президенты Хәсән Рухани исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган.

“Коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз”, - диелә Русия Президенты телеграммасында.
Ул шулай ук Иран гражданнарына авыр вакытта көчле һәм нык булуларын теләгән.
“Aseman Airlines” авиакомпаниясенең “Тәһран-Ясудж” рейсын башкарган “ATR-72” самолеты ком буранына эләккән һәм һавага күтәрелгәннән соң, 50 минут узгач, тауга бәрелгән. Һава судносы бортындагы 66 кеше (60 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы) һәлак булган.
Читайте нас: