+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
21 Май 2019, 12:59

Гәрәева Рима Фәзит кызы

Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче кадерле

тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез Гәрәева Рима Фәзит кызын күркәм юбилее — 65 яше тулу белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле гомер, җан тынычлыгы телибез. Балалар бәхетенә куанып, оныкларыңның уңышларына сөенеп, Ходай биргән гомерләрне тигезлектә үткәрергә язсын. Кадерлебез, синең кешелекле, безнең өчен җан атып торучы, ярдәмчел, юмарт, яхшы киңәшче, безгә һәрчак таяныч булуың белән горурланабыз, синең барлыгыңа сөенәбез. Безгә һәрчак кирәк, терәк булып, һәр аткан таңга сөенеп яшә дә яшә әле, әниебез. Без бәхетле, әнкәй, син булганга, матур итеп тормыш кордыгыз. Тигез яшәп, матур картайдыгыз, үкенмәслек гомер уздыгыз. Тазалыклар телибез, әнкәй, сиңа, тыныч булсын иде җаннарың. Кайгы-хәсрәт күрми, рәхәт яшә, Ходай бирсен матур таңнарын.
Сине котлап, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
***
Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче хөрмәтле Гәрәева Рима Фәзит кызын күркәм юбилее—65 яше тулу белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Кабул итегез Сез котлау сүзен, шушы булсын олы бүләкләр. Сезгә саулык, тыныч тормыш, озын гомер—безнең теләкләр. Җан рәхәте бирсен Ходай Сезгә, тән сихәте бирсен гомергә. Насыйп булсын ныклы саулык белән, иминлектә җирдә яшәргә.
Ихтирам белән, редакция коллективы.
***
Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче хөрмәтле, яраткан укытучыбыз Гәрәева Рима Фәзит кызын күркәм юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә, аз булыр кебек Сезнең хөрмәткә. Аяз булсын мәңге күңел күгегез, без калабыз шушы теләктә. Күңелегезгә җыйган яхшылыклар изгелекләр булып кайтсыннар. Туар таңнар алып килсен Сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
Ихтирам белән, 1989 елгы чыгарылыш укучылары исеменнән, Зариповлар, Мөфтәховлар гаиләләре.
Читайте нас: