+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Поздравления
7 Май 2019, 13:28

Якупова Рәйсә Харис кызы

Канлы-Төркәй авылында яшәүче

хөрмәтле Якупова Рәйсә Харис кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Күпме булса җирдә изге теләк, без телибез Сезгә барын да. Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын туар көнегезнең һәрбер таңында. Сезгә гомернең иң озынын, тормышның иминен, тазалыкның ныклысын, шатлыкларның олысын телибез.

Редакция коллективы.

***

Канлы-Төркәй авылында яшәүче кадерле әниебез, яраткан картәниебез Якупова Рәйсә Харис кызын 80 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Йөрәгеңнең киңлегенә сыйганбыз барыбыз да. Без бәхетле синдәй кеше булганга яныбызда. Ярдәм, киңәш кирәк чакта бар синең төпле сүзең. Күрше-тирә, дус-туганга елмаеп тора йөзең. Нык кеше син, борчуда да сынмыйсың, сыгылмыйсың. Язмыш сынаган чакларда абынып егылмыйсың. Биргәненә шөкер итеп, яшисең риза булып. Килсен алдагы елларың шатлык, бәхеткә тулып. Син бар чакта безгә рәхәт, балкып тора өй эче. Тормышны сөеп яшәргә сүнмәсен, кадерлебез, көчең.

Иң изге теләкләр белән, улың Азат, киленең Лилия һәм оныкларың.

***

Канлы-Төркәй авылында яшәүче кадерле әниебез, хәстәрлекле картәниебез Якупова Рәйсә Харис кызын 80 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен, төн йокламый карап үстердең. Йөрәк җылың кушып, барыбызга яшәр өчен ныклы көч бирдең. Һәрвакытта булдың өйнең яме, авыр чакта безгә син терәк. Озак яшә, һәрчак сәламәт бул, син бит, әни, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән, кызың Айгөл, киявең Әхнәф, оныкаларың.
Читайте нас: