+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
25 апрель 2019, 16:09

Вәлиев Илнур Дамир улы

Ямьле яз аенда Таулар авылында туып-үсеп, шунда гомер итүче кадерле

улыбыз, сөекле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, туганыбыз Вәлиев Илнур Дамир улын 45 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Без синең олы йөрәкле, сабыр холыклы, киң күңелле, ярдәмчел, авырлыкларга бирешмичә, көчле рухлы һәм түземле булганыңа шатланабыз, чиксез горурланабыз. Үрнәкле, кайгыртучан әти булганың өчен, сине яратабыз. Бу куанычлы һәм шатлыклы көнеңдә сиңа сәламәтлекнең ныклысын, бәхетнең тулысын телибез. Һәрвакыт шулай безне сөендереп яшә! Йөрәгеңдә көч-дәрт артып торсын иртә таңда туган нурлардан. Тормышыңның ямен-тәмен табып, горур атла якты юллардан. Котлы булсын синең юбилеең, бәхет белән тулсын күңелең. Кадерлебез, син безгә бик кирәк, озын-озак булсын гомерең.
Сине яратып, әти-әниең, тормыш иптәшең Алина, улларың Вадим, Айнур, Руслан, туганнарың Марат-Эльвира, Ильмира-Илдар һәм балалар.
Читайте нас: