+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Поздравления
25 апрель 2019, 16:03

Хисмәтуллина Рамилә Рафаэль кызы

Әмир авылында яшәүче кадерле, сөекле

тормыш иптәшем Хисмәтуллина Рамилә Рафаэль кызын алтын юбилее белән кайнар котлыйм.
Балкып тора шулай син булганга чәчәк кебек матур йортыбыз. Бергә яккан тормыш учагында һич сүнмәсен иде утыбыз. Сиңа карап сокланмаган кеше юктыр, кулларыңнан гөлләр коела. Синең белән бергә тормыш көтү безгә һәр көн бәйрәм булып тоела. Шатлыкларны уртак итеп, бергә гомер кичерергә язсын.
Сине яратып, тормыш иптәшең Рафаэль.
***
Әмир авылында яшәүче кадерле әниебез, нәнәебез Хисмәтуллина Рамилә Рафаэль кызын алтын юбилее белән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле әниебез!
Шатлык, бәхет, саулык, тынычлык—бездән шул теләкләр сиңа һәр көндә. Безне сөендереп, озак яшә, лаеклы син, әни, хөрмәткә! Әтиебез белән бергә җан тынычлыгында, тигез, озын гомерләрдә яшәргә насыйп булсын. Теләкләребез чынга ашсын, кайгы-хәсрәт ишек какмасын. Ходай сине бары безнең өчен күз карасы кебек сакласын. Юлдаш булып алгы көннәрдә дә янәшәңнән бәхет атласын.
Иң изге теләкләр белән, кызларың Алина, Регина, кияүләрең Илдар, Илнар, оныкларың Карина һәм Марат.
***
Әмир авылында яшәүче хөрмәтле апабыз Хисмәтуллина Рамилә Рафаэль кызын алтын юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер һәм иман байлыгы насыйп итсен. Кайгы-хәсрәт күрми, яшәү дәртен сүндерми, шатлыкта яшәвеңне телибез. Һәр көн сине котлап кояш чыксын, сине назлап җилләр иссеннәр. Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Иң изге теләкләр белән, Лида, Илгиз, Лиана һәм Элина.
Читайте нас: