+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
19 апрель 2019, 12:17

Сәфәргалиева Айсылу Радик кызы

Ахун авылында яшәүче кадерле

тормыш иптәшем Сәфәргалиева Айсылу Радик кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйм.
Кадерлем! Бүгенгедәй яшәү яменә сөенеп, зур терәк һәм киңәшче булып, тазалыкта, тынычлыкта, тигез, пар канатлы булып, балаларыбызның кайгы-хәсрәтен күрмичә, озын-озак гомер итәргә насыйп булсын. Һәр таңың ак бәхетләр белән генә атсын, киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Сине яратып, тормыш иптәшең Ришат.
***
Ахун авылында яшәүче кадерле әниебез, нәнәем Айсылу Радик кызы Сәфәргалиеваны матур юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алда да сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп, бергә-бергә яшәргә язсын иде. Карашларың җылы яңгыр кебек, елмаюың айдай сөйкемле. Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит синең, кояш чәчкән нурлар шикелле! Тормыш юлың һәрчак балкып торсын, ягымлы, шат булсын күңелең. Озын гомер, бәхет-шатлык белән, бер кайгысыз үтсен гомерең.Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа, көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр, шушы бәхет читләп үтмәсен.
Изге теләкләр белән, кызың Регина, киявең Евгений, оныгың Роман.
***
Хөрмәтле Айсылу Радиковна !
Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез белән бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, изгелекләрегез белән кешеләрне сөендереп яшәгез! Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, күңелләрдә булган саф хисләр, озын гомер, якты, матур тормыш—бездән сезгә әйтер теләкләр!
Изге теләкләр белән, хезмәттәшләрегез Светлана, Эльмира, Айнур.
***
Ахун авылында яшәүче кадерле әниебез, картәниебез, кодагыебыз Сәфәргалиева Айсылу Радик кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын, бәхет булсын һәрчак яныңда. Үтәр юлың сикәлтәсез булсын, изге дога йөртсен юлыңда. Таң җилләре искән минутларда, көн туганда якты нур булып, йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр барып җитсен сиңа гөл булып.
Иң изге теләкләр белән, Уфадан, Бүздәктән Ардуановлар, Уфадан Галимовлар.
Читайте нас: