+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
16 апрель 2019, 12:13

Төхвәтшина Динара Абзалетдин кызы

Кадерле тормыш иптәшем Динара!

Сине матур, күркәм бәйрәмең белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Сиңа сәламәтлек телим, тигезлектә, озын-озак яшәсәк иде. Кызларыбыз Зилә белән Гөлназның матур тормышларына сөенеп, кияүләребезнең ярдәмен тоеп, оныклар куанычында якты көннәрдә яшәсәк иде. 45 ел инде гомерем юлында миңа терәк булдың. Миңа бәхетле булырга бары син кирәк. Тормыш дигән бу диңгезне икәү бергә парлап кичтек без. Газап-ширбәтләрен уртак татып, картлыкка да парлап күчик без.
Тормыш иптәшең Рәшит.
***
Каразирек авылында туып, бүгенге көндә Бүздәктә яшәүче кадерлебез Төхвәтшина Динара Абзалетдин кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Кадерле әниебез, яраткан нәнәебез —безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше! Сиңа корычтай тазалык, кояштай озын гомер, ак бәхетләр телибез. Яз аенда тугангамы, әниебез киң күңелле, олы йөрәкле, якыннарына ышанычлы, ярдәмчел дус. Изге күңелле кешебезгә изге теләкләребезне җиткерәбез. Җир шарында булган матурлыкны, изгелекне бергә җыйгансың, үзең бигрәк ачык йөзле кеше, һәр нәрсәгә өлгер, уңгансың. Даладай күңелеңнән, кояштай йөрәгеңнән күпме наз, җылылык бөркелә. Барысын кичереп, көч биреп яшәүче изге җан син, газиз кешебез. Уңганлыгың, тырышлыгың безнең өчен һәрвакыт үрнәк. Туган йортыбызның учагы сүрелмәсен, кадерләп үстергән балаларыңны, оныкларыңны үзенә тартып торсын. Аяк-кулларың сызламасын, гомерләрең бәхетле, бәхетләрең гомерле булсын. 45 ел әтиебез белән сүнмәс мәхәббәт, бәхет белән гомер кичердегез. Тормыш юлында бер-берегезгә терәк булдыгыз. Матур кызлар үстереп, оныкалар сөясез. Алдагы көннәрегез тигезлектә, бәхеттә үтсен. Без сезне яратабыз.
Иң изге теләкләр белән, Уфадан кызларың Зилә, Гөлназ, кияүләрең Рафаэль, Азат, яраткан оныкларың Диана, Азалия, Анита, Айдарик.
***
Кадерле кода-кодагыйларыбыз Динара Абзалетдин кызы һәм Рәшит Нурислам улы Төхвәтшиннар!
Сезне чын күңелебездән 45 ел бергә гомер итүегез белән котлыйбыз.
Кодагыебыз Динара Абзалетдин кызын 65 яше белән тәбрик итәбез.
Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Сез дә үз бәхетегезне үзегез тудырып, бер-берегезгә, балаларыгызга терәк булып, туганнарыгызга бәхет өлеше чыгарып яшисез. Рәхмәт сезгә һәрвакыт якты чыраегыз, шаян сүзләрегез, тулы-тәмле табыннарыгыз өчен. Киләчәктә дә шулай, йа Раббым, бәхет хәзинәсенең чишмәсе саекмасын, авырлыклар килмәсен, кода-кодагыйлык җепләре нык булсын, өзелмәсен. Өегез шулай һәрвакыттагыча нурга тулсын. Ходай, ахры, сезне шулай сокландырсыннар өчен яраткан. Яраткан да, читтән карап торып, соклангандыр үзе азактан. Бер-берегезнең белеп кадерен сез, тигез, матур гомер итегез. Сезгә булган безнең хөрмәтебез урын алсын йөрәк түрегездә. Сәламәтлек, шатлык, ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә гомергә.
Зур ихтирам белән, Кырмыскалы районы Атҗитәр авылыннан Винер кодагыз белән Дания кодагыегыз һәм безнең балалар, Сабайдан Илдус кодагыз һәм Нәзифә кодагыегыз.
***
Бүздәк авылында яшәүче кадерле сеңелем, апабыз Төхвәтшина Динара Абзал кызын 65 яшьлек юбилее һәм киявебез, җизнәбез Рәшит Нурислам улы белән бергә гомер итүләренә 45 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз.
Олы йөрәкле, туган җанлы кадерлеләребезгә чын күңелдән корычтай сәламәтлек, бәхетләрнең мөлдерәмә тулысын, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын, изгелеген тоеп, кадер-хөрмәттә, гаилә учагын сүндермичә, мул тормышта, кайгы-хәсрәтсез бергә-бергә озак яшәвегезне телибез. Матур теләкләребезне без юллыйбыз, сәламәтлек булсын юлдашыгыз, яныгызда гел булсын якыннарыгыз, өзелеп торган парыгыз.
Иң изге теләкләр белән, барлык туганнарыгыз исеменнән, сеңелегез Зөләлә һәм киявегез Риф.
***
Кадерле Төхвәтшина Динара Абзалетдин кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп, туган көнең белән котлыйбыз. Шатлык белән озын гомер үтеп яшәвеңне генә телибез. Кояш кебек ачык, ягымлысың, нур чәчелә йөзеңнән. Уңганлыкны, чиксез юмартлыкны Ходай кызганмаган үзеңнән. Гомер юлың озын-озак булсын, тигез тормыш аны бизәсен. Гомер юлың бәхет белән үтсен, авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән, Роза һәм балалар.
Читайте нас: