+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
16 апрель 2019, 12:34

Ханова Рәсилә Бәхтияр кызы

Бүздәк авылында яшәүче кадерле

тормыш иптәшем, әниебез, картәниебез Ханова Рәсилә Бәхтияр кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Чәчәкләрдән, назлы сүздән башка табып булмый затлы бүләкне. Безнең өчен бигрәк кадерле син, бигрәк якын, бигрәк кирәкле. Күңел күгең һәрчак аяз булсын, читләп үтсен сагыш-борчулар. Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Флюрис, балаларың Резеда, Роза, Фәнүз, киявең Рөстәм, киленең Гөлнара, оныкларың Павел, Руслан, Ирина, Ильнара, Фәиз, Тимур.
***
Бүздәк авылында яшәүче кадерле апабыз Ханова Рәсилә Бәхтияр кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Юбилеең—мөбәрәк, гомерең—түгәрәк, туар таңнарың—тыныч, эшләрең уң булсын! Үткән юлың матур булды, алдагысы булсын нурлырак. Ходай сиңа сәламәтлек бирсен, шатлыкларын бирсен мулырак. Гомер юлың озын булсын, бай, мул көннәр аны бизәсен. Һәр яңа көн шатлык белән үтсен, авырлыклар бер дә килмәсен.
Ихтирам белән, Флүрә, Финур, Ләлә һәм безнең балалар.
***
Бүздәк авылында яшәүче кадерле апабыз Ханова Рәсилә Бәхтияр кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Синең изге күңелле, кешелекле, кечелекле, ярдәмчел булганыңа сокланабыз. Күрсәткән яхшылыкларыңны Ходай үзеңә йөзләтә, меңләтә кайтарса иде! Аяз күк йөзе, ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал! Котлап сине туган көнең белән, юлларыңа гөлләр сибелсен. Һәр яңа таң сиңа бетмәс шатлык һәм гомерлек бәхет китерсен!
Иң изге теләкләр белән, Радмир, Зөлфия, Радмила, Айнур Моратовлар.
***
Бүздәк авылында яшәүче кадерле апабыз Ханова Рәсилә Бәхтияр кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Таң җилләре искән минутларда, көн туганда якты нур булып, йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр барып җитсен сиңа гөл булып. Изге теләкләрдән, назлы сүздән башка табып булмый затлы бүләкне. Безнең өчен бигрәк кадерле син, бик тә якын, бик тә кирәкле. Кадерлебез, һәрчак бәхетле бул, нур сибелсен синең күзләрдән. Шатлык килсен син көтмәгәндә, гел уңышлы булсын юлларың.
Иң изге теләкләр белән, энең Венер, киленең Зәбирә, балалар.
Читайте нас: