+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Поздравления
11 апрель 2019, 18:50

Сәмигуллин Рифат Рәшит улы

Бүздәк авылында яшәүче кадерле

әтиебез, картәтиебез, тормыш иптәшем Сәмигуллин Рифат Рәшит улын 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Кадерле кешебез, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә язсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рәсимә, балаларың Ринат-Ильмира, Ленат- Светлана, Лиана –Марсель, оныкларың Рамил, Дамир, Самир, Согдиана, Исламия, Динислам, Камилла.
Читайте нас: