+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
11 апрель 2019, 18:46

Ихсанова Зөмәрә Абзалетдин кызы

Сабай авылында яшәүче кадерле

тормыш иптәшем Ихсанова Зөмәрә Абзалетдин кызын 55 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйм.
Кадерлем! Бүгенгедәй яшәү яменә сөенеп, зур терәк һәм киңәшче булып, тазалыкта, тынычлыкта, тигез, пар канатлы булып, балаларыбызның кайгы-хәсрәтен күрмичә, озын-озак гомер итәргә насыйп булсын. Һәр таңың ак бәхетләр белән генә атсын, киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Сине яратып, тормыш иптәшең Данил.
***
Каразирек авылында туып, бүгенге көндә Сабайда яшәүче кадерле сеңелебез, балдызыбыз Ихсанова Зөмәрә Абзалетдин кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларының, оныкларының күңел җылысын тоеп, тормыш иптәше Данил Фәнил улы белән бер-берсенә терәк-кирәк булып, тигез яшәргә насыйп булсын. Сеңелебез—үзенә иң матур күңел сыйфатларын туплаган кеше. Гомерен изге һөнәргә—балалар укыту һәм тәрбияләү эшенә багышлады. Үзе дә матур, чибәр булган сеңелебез матурлык ярата. Өй эче пөхтәлектән, чисталыктан ялт итеп тора. Тәрәзә төпләрендә, бакчасында ел әйләнәсенә аллы-гөлле чәчәкләр үстерә.
Зөмәрә туганыбыз! Сиңа тагын да бик күп еллар газиз балаларыңа, оныкларыңа терәк һәм кирәк булып, куанычлы озын гомер кичерергә насыйп итсен Ходай. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәләре беркайчан да ташламасын сине.
Иң изге теләкләр белән, апаларың, җизнәләрең һәм апайларың.
Читайте нас: