+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
5 апрель 2019, 13:06

Хөснурьялова Гөлгенә Таһир кызы

Зур Өчтүбә авылында яшәүче кадерле кызым, апам

Хөснурьялова Гөлгенә Таһир кызын 60 яше тулу уңаеннан ихлас котлыйбыз.
Киң күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел, уңган кешебезгә иң матур теләкләр юллыйбыз: ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш телибез. Килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә тормыш иптәшең Рим белән тигезлектә, балалар, оныклар куанычында, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын.
Сине яратып, инәкиең, сеңелең Гүзәлия, Фәвәрис.
***
Зур Өчтүбә авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез Хөснурьялова Гөлгенә Таһир кызын матур юбилее белән ихлас котлыйбыз.
Кояшы син безнең күгебезнең, гаилә учагының ялкыны. Иң зур хазинабыз бу дөньяда, җир шарының иң зур алтыны. Һәрчак балкыт шулай дөньябызны, бәхет нуры чәчеп күңелгә. Сөю назың безгә нур сибә, карашыңнан акыл бөркелә. Безнең өчен юк ул җир йөзендә синнән кадерлерәк беркем дә.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рим, кызың Айгөл, улың Ринат, киявең Илнур, киленең Айгөл, оныкларың Тимур, Артур, Динар, Данияр.
Читайте нас: