+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
5 апрель 2019, 13:04

Галиуллина Ләлә Ислах кызы

Килем авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, картәниебез, кодагыебыз

Галиуллина Ләлә Ислах кызын 80 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Карашларың җылы яңгыр кебек, елмаюың айдай сөйкемле. Шәфкатеңнең чиге юк бит синең, кояш чәчкән нурлар шикелле. Киң күңелең, юмартлыгың өчен, кояшка без сине тиңлибез. Шатлык белән тулы, куанычлы, озын гомер сиңа телибез.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, кодагыйларың.
***
Килем авылында яшәүче хөрмәтле Галиуллина Ләлә Ислах кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын, нурлы булсын Сезнең күңелегез. Сәламәтлек, шатлык белән, бер кайгысыз үтсен гомерегез. Еллар тыныч, юллар озын булсын, кояш сипсен якты нурларын. Ак бәхетләр, шатлыкларның бирсен Ходай Сезгә иң-иң зурларын.
Ихтирам белән, Килем урта мәктәбе коллективы.
Читайте нас: