+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Поздравления
5 апрель 2019, 13:01

Ергизов Рәсим Шәйдулла улы

Әмир авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, киявем, әтиебез, картәтиебез

Ергизов Рәсим Шәйдулла улын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Йөрәгеңнең киңлегенә сыйганбыз барыбыз да. Без бәхетле синдәй кеше булганга яныбызда. Ярдәм, киңәш кирәк чакта бар синең төпле сүзең. Күрше-тирә, дус-туганга елмаеп тора йөзең. Нык кеше син, борчуда да сынмыйсың, сыгылмыйсың. Язмыш сынаган чакларда абынып егылмыйсың. Биргәненә шөкер итеп, яшисең риза булып. Килсен алдагы елларың шатлык, бәхеткә тулып. Син бар чакта безгә рәхәт, балкып тора өй эче. Тормышны сөеп яшәргә сүнмәсен, кадерлебез, көчең.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Зөлфия, әбиең Зәйтүнә, кызың Энҗе, киявең Станислав, оныкаларың Диана, Ульяна.
***
Әмир авылында яшәүче кадерле әтием, бабам, картәтием Ергизов Рәсим Шәйдулла улын 60 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Ходай сиңа ныклы сәламәтлек, хәерле, озын гомер бирсен. Җиргә кояш ничек кирәк булса, син дә безгә шулай кирәк бит. Әтиле йорт—иң бәхетле нигез,иркен ачыла аның капкасы. Ихатасы нурлы, табыны тулы, яннарыңда булгач әниебез. Алдагы гомереңдә шатлык, сөенечләргә төренеп, тормышыбызның яме булып, йортыбызның җылы учагын сүндермичә, әниебез белән тигезлектә, сәламәт булып гомер итүегезне телибез.
Иң изге теләкләр белән, кызың Айгөл, киявең Руслан, оныгың Артем.
Читайте нас: