+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
29 март 2019, 12:08

Авылымның йөзек кашы

Һәр авылның йөзек кашына тиң кешеләре була. Андыйларга карап, гомерең буе сокланасың, бар яклап та аларны үрнәк итеп куясың.

Арслан авыл биләмәсенә караган зур булмаган Көязебаш авылында гомер итүче Зәйтүнә һәм Мөнир Локмановлар—нәкъ шундый гаилә. Авылда үткәрелгән мәдәни чараларны оештыруда ярдәм сорап, Локмановлар яшәгән йортның капкасын еш ачып керергә туры килде. Елның нинди генә вакыты булмасын, төзек ихата, мал-туар һәм кош-корт белән тулы каралты, чәчәккә төренгән, җиләк- җимешле, яшелчәле бакча каршы ала. Пөхтә итеп җыештырылган йортта һәрвакыт тәмле аш-суның хуш исе таралган була. Болар барысы да—хуҗаларның тырышлыгы, уңганлыгы, тынгысызлыгы билгесе. Мин мәктәп яшемнән үк белгән Мөнир абый белән Зәйтүнә апа гел шулай яшиләр. Үсмер чакта бер-береңә кунакка йөрү бар иде бит. Кызлары Лилия белән бер класста укыдык. Көязебаш авылында оештырылган җәйге хезмәт һәм ял лагеренда булганда Лилия мине еш кына үзләренә алып бара иде. Кунакчыл Зәйтүнә апаның мул өстәле әле дә истә. Элек тә, әле дә аларның кече белән кечелекле, олыларга ихтирамлы, авылдашларына карата игътибарлы булуларына сокланып бетә алмыйм. Үзләренең фидакарь хезмәтләре белән дә колхоз-совхоз тормышында алдынгылар рәтендә булдылар. 47 ел хезмәт стажы булган Мөнир Миңнебаян улы электрик, бригадир, управляющий вазифаларын башкара, ә Зәйтүнә Әбүнәгыйм кызы фельдшер-акушерлык пунктында санитарка да була, колхозда төрле эшләр дә башкара. Ә бит ул чорда күп эш кул көче белән башкарыла.
Сабыр һәм мөлаем бу кешеләрнең законлы никахка кереп, тормыш юлыннан парлап атлауларына да 50 ел вакыт узып киткән. Ачлы-туклы балалык еллары, үсмер чорда һөнәр алу хыяллары, юклык белән гаилә тормышын башлау, балаларының үскәннәрен дә ныклап күрәлмичә, көне-төне колхоз эшенә йөгерү—болар бар да хәзер төш кебек кенә инде, диләр алар. Тырышлыклары бер дә бушка китмәгән аларның. Җитеш, матур тормышта, туганнарының, авылдашларының ихтирамын, ярдәмен тоеп яшиләр.
Зәйтүнә апа белән Мөнир абыйның иң зур горурлыклары—балалары. Юкка гына авылда Локмановларны депутатлар династиясе димиләр. Уллары Фәнүр әтисе кебек совхозда электрик булып эшләде һәм авыл Советына күп тапкырлар депутат итеп сайланды. Бүгенге көндә бу эшне кече кызлары Зилия дәвам итә. Депутат буларак авыл Советы һәм халык арасында бәйләнеш булдыруга Зилия бик җаваплы карый. Үзенең төп эшендә дә яхшы белгеч Зилия—Урзайбаш фельдшер-акушерлык пунктын җитәкли ул.
Икенче кызлары Лилия гаиләсе белән Нефтекама шәһәрендә яши.
Үзләре кебек тырыш һәм акыллы балалар үстергән өчен, Зәйтүнә апа һәм Мөнир абыйга ихлас рәхмәтемне белдереп, барлык авылдашлары исеменнән аларны күркәм гаилә бәйрәмнәре— алтын туйлары белән котлыйм. Киләчәктә дә гаилә бәйрәмнәрен бик күп уздырырга язсын. Мул табын артында үткән бу матур бәйрәм алар күңелендә озак саклансын. Музыкаль номерлар белән үрелеп барган бәйрәмдә Арслан авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зиннәтуллина Ирина Нур кызы да катнашты. Ул юбилярларга Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировның һәм Бүздәк районы хакимияте башлыгы А.М.Арслановның Котлау хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Лилия ГАБДРӘХИМОВА, Урзайбаш авылы, китапханәче.
Читайте нас: