+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
28 март 2019, 18:38

Якупова Фирдәвес Мидхәт кызы

Идәшбаш авылында яшәүче

яраткан тормыш иптәшем Якупова Фирдәвес Мидхәт кызын матур гомер бәйрәме—65 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйм.
Кадерлем минем!
Сиңа ныклы саулык, тыныч тормыш, балалар-оныклар сөенече, гаилә иминлеге телим. Син—ышанычлы тормыш юлдашым, сабыр холыклысың, кешеләргә ярдәмчелсең, аш-суга остасың, миңа, балаларга олы терәк, таянычсың. Мин сиңа чиксез рәхмәтлемен, алдагы тормышыбызда пар канатлы булып, яшәү яменә сөенеп, гаилә учагын сүндермичә, бер-беребезгә терәк булып, исән-сау яшәргә язсын. Кояшы син безнең күгебезнең, гаилә учагының ялкыны. Иң зур хазинабыз бу дөньяда, җир шарының иң зур алтыны. Һәрчак балкыт шулай дөньябызны, бәхет нуры чәчеп күңелгә. Синең назлы карашыңны тоеп, шатлык белән яшик гомергә!
Сине яратып, тормыш иптәшең Әнис.
***
Идәшбаш авылында яшәүче кадерлеләрдән-кадерле, яраткан әниебез, нәнәебез, кодагыем Якупова Фирдәвес Мидхәт кызын 65 яшьлек матур юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Әниебез, синең изге күңелле, кешелекле, кечелекле, ярдәмчел булуыңа сокланабыз. Алдагы тормышыңда бәхетле, тигез картлык, сәламәтлек, балаларыңның изгелеген күреп, озын гомер кичерүеңне телибез. Әтиебез белән гомер итүләренә дә 48нче ел китте, безне шатландырып, пар канатлы булып, гаилә учагын сүндермичә, бер-берегезгә терәк булып, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез.
Әни, диеп әйтер кешең булу—нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса— уртак була, шатлык кына булсын дөньяда. Озын гомер бирсен Ходай, сызламасын аяк-кулларың. Бәхет, шатлык, сөенечләр белән, тазалыкта үтсен елларың.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, хөрмәт итеп, улың Илдар, киленең Радмила, оныкларың Марат, Эмир, Мәрьям, кодагыең Тәрҗемә.
***
Идәшбаш авылында яшәүче безнең барыбыз өчен дә кадерле булган әннәбез, нәнәебез, кодагыебыз Якупова Фирдәвес Мидхәт кызын 65 яшьлек матур юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Әннәбезгә ныклы сәламәтлек, әттәкәебез белән безне шатландырып, озын-озак, тигез гомер итүләрен телибез. Киләчәк гомереңдә күңел тынычлыгында, шатлык-куанычта, авырмый, безнең канатыбыз, терәгебез булып, кайгы-хәсрәтләр күрми яшәсәгез иде.
Әннәле йорт—иң бәхетле нигез, иркен ачыла аның капкасы. Ихатасы нурлы, табыны тулы яннарыңда булгач әттәбез.
Сине яратып, изге теләкләр белән, кызларың Рузилә, Рәмзия, кияүләрең Динар, Рәсим, оныкларың Азамат, Диана-Динар, Рөстәм-Алина, Амина, Гөлназ, Гөлнур, кодагыйларың Рамилә, Гөлфирә.
***
Идәшбаш авылында яшәүче кадерле әннәбез, нәнәебез, кодагыебыз Якупова Фирдәвес Мидхәт кызын 65 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Әннәкәебез, сиңа иң беренче ныклы сәламәтлек, бәхетле, озын гомер, әттәкәебез белән тигезлектә, озын-озак гомер кичерүегезне телибез. Барыбыз өчен җылы учак, юмарт, изге күңелле, көчле рухлы булуыңа сокланабыз. Изгелекле йөрәк—безнең өчен терәк, барыбыз да анда сыябыз. Тормыш көенечләрен, күңел сөенечләрен синең йөрәгеңә җыябыз. Син бит һәр көн, һәр сәгатьтә, һәрвакытта йөрәк түрендә. Озак яшә, әннәкәебез, чирләмичә, син бит дөньяларда бер генә.
Сине яратып, улларың Альмир, Гизәр, киленнәрең Айгөл, Гөлнара, оныкларың Артур, Артем, Арсен, Амира, Алмаз, кода-кодагыйларың Фердинант-Фирүзә, Шамил-Альфира.
Читайте нас: