+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Поздравления
28 март 2019, 18:41

Шәрифуллина Иркә Рево кызы

Әмир авылында яшәүче кадерле

әниебез, нәнәебез Шәрифуллина Иркә Рево кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, сәламәтлек телибез. Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын, бәхет булсын һәрчак яныңда. Үтәр юлың сикәлтәсез булсын, изге дога йөртсен юлыңда. Таң җилләре искән минутларда, көн туганда якты нур булып, йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр барып җитсен сиңа гөл булып.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, балаларың Светлана-Рөстәм, Тимур-Альбина, оныкларың Валерия, Адэль, Илнур.
***
Әмир авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган тормыш иптәшем, әниебез, нәнәем Мөхәммәтҗанова Миләүшә Рево кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, сәламәтлек телибез. Һәрчак балкыт шулай дөньябызны, бәхет нуры чәчеп күңелгә. Синең назлы карашыңны тоеп, шатлык белән яшик гомергә. Матур теләкләрне без юллыйбыз, сәламәтлек булсын юлдашың. Яныңда гел булсын балаларың, өзелеп торган гомер юлдашың.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, тормыш иптәшең Сафуан, балаларың Элиза, Андрей, улың Илсур, оныкаң Юлианна.
***
Әмир авылында яшәүче кадерле, яраткан кызларым— апабыз Иркә Рево кызын, сеңелебез, апабыз Миләүшә Рево кызын күркәм юбилейлары белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сезгә сәламәтлек, озын гомер телибез. Сездән күчкән яктылыктан нур сибелә тирә-юньгә. Кайгы-хәсрәт күрми генә, яшик шулай бергә-бергә. Ак бәхетләр сезгә юлдаш булсын, үткән чакта гомер юлларын. Онытмагыз авыр минутларда сезне аңлар кеше— без барын.
Иң изге теләкләр белән, әниегез Финира, сеңелләрегез Ләлә, Миләүшә, Резида, апагыз Иркә һәм аларның гаиләләре.

Читайте нас: