+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
28 март 2019, 18:40

Сәлимгәрәева Венера Солтангали кызы

Шланлыкул авылында яшәүче

кадерле Сәлимгәрәева Венера Солтангали кызын алтын юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Гомер үтә, диеп көяләнмә, гомер үтү берни түгел ул. Сау-сәламәт булып, имин яшәү—үзе шатлык, олы бәхет ул. Әйдә, гомер үтсен, чәч агарсын, ә йөрәккә кырау төшмәсен. Килер елларыңда сәламәтлек, тик шатлыклар гына өстәлсен.
Иң изге теләкләр белән, Әлфия апаң, Ирек җизнәң, апайларың Ринат, Лилия, Чулпан, Айнур, Зәйтүнә апаң, Илдус җизнәң һәм балалар.
Читайте нас: