+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Поздравления
28 март 2019, 18:36

Хәйруллин Фатих Габдулла улы

Арслан авылында яшәүче газиз кешебез, кадерле әтиебез

Хәйруллин Фатих Габдулла улын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме —алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әниебез Зәбирә Зөфәр кызы белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
Котлы булсын, әти, туган көнең—юбилеең, без барыбыз шушы теләктә.Бүгенгедәй шат елмайган йөзең шатлык өсти безнең йөрәккә. Тормышта син ныклы терәксең, безнең өчен һәрчак кирәксең. Җирдә кояш нуры балкыгандай, син балкыйсың безнең күңелдә. Тормышыбыз синең белән матур, рәхмәтлебез сиңа мәңгегә. Син булганда без бәхетле, синең белән якты көнебез. Безнең белән син дә бәхетле бул, сиңа озын-озак гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән, барлык балаларың, туганнарың исеменнән, Наилә, Айдар һәм Айнур Гыйззәтуллиннар.
Читайте нас: