+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
25 март 2021, 10:00

Владимир Путин янә ике срокка сайлана ала

Дәүләт думасы Русиянең гамәлдәге Президенты Владимир Путинга дәүләт башлыгы вазыйфасын тагын ике срокта биләү мөмкинлеге бирә торган закон кабул итте.#ВладимирПутин

Яңа закон сайлаулар һәм референдумнар үткәрүгә бәйле документларны узган елда Русия Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләргә яраклаштыра. Аны Дәүләт думасы депутатлары Павел Крашенинников һәм Ольга Савастьянова, шулай ук сенатор Андрей Клишас эшләгәннәр, дип хәбәр итә "РИА Новости".

Яңалык нигезендә ил җитәкчесе постына ике тапкырдан артык сайлануны тыю гамәлдә кала. Әмма хәзер Төп законга төзәтмәләр керткәнче Президент постында уздырылган вакыт исәпкә алынмый.

Каденцияләр санын чикләү турындагы нигезләмә «Русия Федерациясе Президенты вазыйфасын биләгән һәм (яки) биләүче затка, тиешле чикләүләр булган Русия Конституциясенә төзәтмәләр үз көченә кергән вакытта бу вазыйфаны күпме вакыт биләгән һәм (яки) били торган сроклар вакытын исәпкә алмыйча кулланыла», — дип искәртелә документта.

Моннан тыш, хәзер дәүләт башлыгы постына бары тик 35 яшькә җиткән, «илдә даими рәвештә яшәве 25 елдан да ким булмаган, элек чит ил гражданлыгы булмаган яки башка дәүләт территориясендә озак вакытка яшәү хокукы теркәлмәгән яки башка документка ия булмаган граждан гына дәгъва итә ала».

Шул ук вакытта тиешле норма элегрәк Русия Федерациясе составына тулысынча яки өлешчә кергән дәүләт гражданы булган һәм әлеге территориядә даими яшәгән русиялеләргә кагылмый.

Фото: "Кремлин.ру"
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-v-k-l-tl-re-ozaytildi-732544/
Читайте нас: