+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Политика
18 март 2021, 11:40

Пенсиягә алдарак чыгарырга...

Кайбер категория хезмәткәрләргә шундый хокук бирү турында закон проекты эшләнә.

Дәүләт думасында барлык янгын сүндерүчеләргә дә, аларга федераль буйсынудагы шундый ук хезмәткәрләр белән тигез шартлар тудыру өчен, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын бирергә тәкъдим иттеләр. Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов һәм Федерация Советы әгъзасы Сергей Леонов тиешле закон проектын әзерләгәннәр.

"Тәкъдим ителә торган үзгәреш Русия субъектларында янгынга каршы дәүләт хезмәте (янгын сагы, янгынга каршы һәм авария-коткару хезмәтләре) вазыйфаларында кимендә 25 ел һәм 50 яшьләре тулган ир-егетләргә һәм хатын-кызларга страховка пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирәчәк», - дип язды Нилов Telegram-каналда «Страховка пенсияләре турында» Законга үзгәрешләр кертү тәкъдиме турында.

Нилов сүзләренә караганда, хәзер Русия субъектларында янгынга каршы көрәшү хезмәткәрләре, федераль хезмәткәрләрдән аермалы буларак, пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукыннан мәхрүм.

Фото:pixabay.com.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/Pensiyag-aldarak-chigarirga-722107/
Читайте нас: