+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
1 март 2021, 12:05

Австрия "Спутник V" вакцинасы белән кызыксына

Владимир Путин Австрия канцлеры белән "Спутник V"не әлеге илгә җибәрү мөмкинлеге турында фикер алышты.#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин бүген, 26 февральдә, Австрия канцлеры Себастьян Курц белән коронавирустан “Спутник V” Русия вакцинасын әлеге илгә җибәрү мөмкинлеге турында фикер алышты. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Ил лидерлары телефон аша сөйләшү үткәргән, инициаторы — Австрия ягы.
"Коронавирус инфекциясенең таралуына каршы тору мәсьәләләре, шул исәптән Австриягә "Спутник V" вакцинасын озату, шулай ук аны берлектә җитештерүне җайга салу мәсьәләләре турында җентекләп фикер алышынды", — диелә хәбәрдә.

Яклар әлеге мәсьәлә буенча профильле ведомстволар линиясе буенча тыгыз элемтәләр урнаштыру турында килеште, дип яза “Газета.ру”

Элегрәк Вена медицина университетының әйдәүче инфекционисты һәм Австрия йогышлы авырулар һәм тропик медицина җәмгыяте рәисе Флориан Тальхаммер Русия вакцинасын, Калашников автоматы кебек үк, нәтиҗәле һәм ышанычлы дип атаган иде.

Моннан тыш, Австриянең Wiener Zeitung гәзите Европа коронавируска каршы Русиядә эшләнгән “Спутник V” вакцинасыннан “шок” кичерүен белдерде. Басмада ачыкланганча, башта Көнбатыш препаратны эшләүгә шикләнеп караган, моның сәбәбе — Русия турында күпсанлы ялган стереотиплар таралуы.

Дөньяда COVID-19дан беренче вакцина булган "Спутник V" дөнья буенча уңай караш алган препаратлар өчлегенә керә. Вакцина Европа, Латин Америкасы, шулай ук Якын Көнчыгышта, Африкада, Азия һәм Төньяк Америкада теркәлгән.

Февраль аенда бастырылган The Lancet абруйлы медицина журналы нигезендә, әлеге вакцинаның клиник сынауларының өченче фазасы нәтиҗәләре буенча, препаратның нәтиҗәлелеге 19 меңнән артык ирекле кеше белешмәләрен анализлаганнан соң 91,6 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәкләр төркеме арасында күрсәткеч 91,8 процент булган.

Фото: РИА " Новости"
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/politika/Avstriya-Sputnik-V-vaktsinasi-bel-n-kiziksina-695281/
Читайте нас: