+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
26 февраль 2021, 11:40

Путин ни сөйләр икән?

Март аенда ул еллык Юллама белән чыгыш ясарга тиеш.

Русия Президенты март ахырында Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта Президент хакимиятенә якын чыганаклар хәбәр итә.

"Яз уртасына пандемия вакытлыча гына булса да тынып торырга тиеш, һәм Президент коронавирус белән көрәштә илнең уңышларын билгеләп үтә алачак», — дип билгели «Коммерсантъ» гәзите. Бу вакытка чит илләргә Русия вакцинасын җибәрә башлау да көтелә.

Шул ук вакытта экспертлар Владимир Путинның Федераль җыелышка мөрәҗәгать итү вакыты күчерелергә дә мөмкин, дип билгеләп үтә, чөнки Президент чыгышының тексты өстендә эш әле башланмаган.

Элегрәк Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы башлыгы Ханс Клюге, дөньяда коронавирус пандемиясе 2022 ел башында тәмамланырга тиеш, дип белдергән иде. Шул ук вакытта «Царьград» басмасы, SARS-CoV-2 кешелек популяциясендә калачак, әмма барлык чикләүләр дә бетереләчәк, дип өстәде.

Фото:ТАСС
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Putin-ni-s-yl-r-ik-n-690780/
Читайте нас: