+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
23 февраль 2021, 12:15

"Сәяси партияләргә уңышлар телим!.."

"Гадел Русия" партиясе съездын ачу Русия Президенты Владимир Путинның съезд делегатларына сәламләү сүзе белән башланып китте.#ВладимирПутин

"Гадел Русия", "Гаделлек өчен" һәм "Русия патриотлары" партияләре бүген берләшү мәсьәләсе буенча сәяси съездлар уздырачак, шуннан соң гомум съездда "Гадел Русия – гаделлек өчен" дигән яңа патриотик партия төзү турында игълан итәчәкләр. Президент мөрәҗәгатенең текстын "Гадел Русия" партиясе лидеры Сергей Миронов укыды.

"Сезнең партия илдә абруйлы сәяси көчләрнең берсе булып тора", - дип билгеләп үтелә Владимир Путин мөрәҗәгатендә.

Президент билгеләп үткәнчә, партиянең закон чыгару башлангычлары һәрвакыт хөрмәт уята.

"Башланган берләштерү процессы сезгә Ватан хакына тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә, алда торган сайлауларда үзегезне лаеклы күрсәтергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Уңышлар телим!", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Фото: РИА Новости
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/politika/S-yasi-partiyal-rg-u-ishlar-telim-689055/
Читайте нас: