+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
19 февраль 2021, 12:10

Владимир Путин Иминлек советы киңәшмәсен уздырды

Табигый катаклизмнарга әзер булырга, аларны мөмкин булганча кисәтергә, янгыннардан һәм су басулардан зыянны киметергә. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Иминлек советының даими әгъзалары белән видеоэлемтә аша сөйләште.#ВладимирПутин

Президент искәрткәнчә, былтыр ташкын һәм урман янгыннары күп төбәкләр өчен зур проблема булды.

- Гомумән алганда, 2020 елда язгы ташуларны һәм табигый янгыннарны локальләштерү өчен кабул ителгән чаралар комплексы, өстәвенә, болар барысы да коронавирус инфекциясе таралу шартларында гамәлгә ашырылды. Саннарга, объектив күрсәткечләргә карасак, тулаем алганда, кабул ителгән чаралар комплексы Русия Федерациясенең күпчелек субъектларында, 2019 ел һәм алдагы еллар белән чагыштырганда, тирә-як мохиткә зыян һәм матди югалтулар күләмен киметергә мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта янгынга каршы чараларның өстәмә системасы эшчәнлеген оештыруга һәм куркыныч гидрометеорология күренешләрен фаразлауга кагылышлы мәсьәләләр хәл ителмичә кала. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасын, аның территориаль һәм функциональ ярдәмче системаларын алга таба да камилләштерү, профилактик чаралар үткәрү, шулай ук заманча техника белән тәэмин ителешне һәм янгын-коткару көчләренең әзерлеген тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү таләп ителә, - диде Владимир Путин.

Фото: kremlin.ru.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-Iminlek-soveti-ki-shm-sen-uzdirdi-684792/
Читайте нас: