+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
19 февраль 2021, 12:10

Башкортстан белән Татарстан килешүе

Ике республика арасындагы килешүне тормышка ашыру өчен эшче төркем төзелде.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров күрсәтмәсе буенча Башкортстан белән Татарстан хезмәттәшлеге буенча эшче төркем төзелде. Аны 2019 елда кул куелган ике республика Хөкүмәте арасындагы килешүне гамәлгә ашыру өчен формалаштырдылар.
Андрей Назаров җитәкчелегендәге эшче төркем составына министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов керде. Килешү буенча, составына шулай ук республиканың үсеш корпорациясе җитәкчесе Наил Габбасов, югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Салават Сәгыйтов, «Кумертау авиация җитештерү предприятиесе» җәмгыятенең идарәче директоры Николай Фролов, Сәүдә-сәнәгать берлеге президенты Тимур Хәкимов һәм Башкортстан Торак төзелешен үстерү фонды генеральный директоры Рим Якупов кергән.
Хәбәр ителүенчә, республикалар арасында килешү 2019 елның апрелендә XXIII Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында төзелгән иде. Документка ул вакытта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйдылар. Субъектлар җитәкчеләре киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү өчен конкрет юл картасын эшләү турында килештеләр.
Татарстан белән Башкортстан арасында килешү төзүнең төп максаты - ике субъектны арытаба үстерү өчен көчләрне берләштерү.

Фото: gorobzor.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/Bashkortstan-bel-n-Tatarstan-kilesh-e-684524/
Читайте нас: