-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
15 февраль 2021, 11:40

Владимир Путин протест турында

Пандемия тормыш сыйфатын төшерде, ди Президент.

РИА «Новости» хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин 23 һәм 31 гыйнварда оппозиционер Алексей Навальный тарафдарлары үткәргән протест акцияләре турында үз фикерен белдерде.

Киңкүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән ябык очрашуда Путин белдергәнчә, акцияләргә оппозиционер тарафдарлары гына түгел, тормыш дәрәҗәсеннән канәгать булмаган кешеләр дә чыга. "Кешеләрнең протестларга чыгуы бу фигурант аркасында гына түгел. Ләкин сез эшнең нәрсәдә икәнен беләсезме? Бу фигурантны нәкъ менә хәзер файдаланалар, дөньяның барлык илләрендә, шул исәптән бездә, кешеләр арыган, ачу туплана, шул исәптән алар яшәгән шартларга, керемнәр дәрәҗәсенә карата канәгатьсезлек туа ", - диде Путин.

Президент, Русиядә генә түгел, башка илләрдә дә яшәү сыйфаты начарайды, һәм бу коронавирус пандемиясе белән бәйле, ә протест акцияләрендә моны аңлатмыйлар, дип ризасызлык белдерә.

«Безнең барыбызның да дуслары, туганнары, элемтәләре бар. Алар нәрсә аңлата? Кеше начаррак яши башлады, димәк, кем гаепле? Җитәкчелек. Җитәкчелеккә төшкән өлеш шундый, биредә берни дә эшләп булмый инде. Әлбәттә, моны (пандемия тудырган авырлыкларны) башка илләрдә: Европада, АКШның үзендә дә, һәм бездә дә башка максатларда файдаланырга тырышалар», — дип белдерде Путин.

Фото: ТАСС
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Vladimir-Putin-protest-turinda-676752/
Читайте нас: