+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Политика
27 гыйнвар 2021, 11:55

Халык батырлыгы безнең күңелдә мәңгелек яшәячәк

Русия Президенты Владимир Путин 27 гыйнварда Поклонная тавындагы Җиңү музеенда булачак, анда ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ачылган "Халык батырлыгы" экспозициясен караячак, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.#ВладимирПутин

"Ленинград блокадасын тулысынча бетерелүнең 77 еллыгы көнендә Русия Президенты Поклонная тавында Җиңү музеенда булачак, анда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ачылган "Халык батырлы" экспозициясен караячак", - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, җиде мең экспонатны, 22 фильм-реконструкцияне һәм берничә уникаль панораманы үз эченә алган интерактив проект сугыш чорының тарихи чынбарлыгын тергезергә һәм совет халкының нацизмны җиңүгә керткән өлешен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Музей белән танышу барышында Владимир Путин Бөек Ватан сугышы тарихының иң фаҗигале сәхифәсенә - Ленинград блокадасына һәм аның халкының батырлыгына багышланган "Халыкны батырлыгы: буйсынмаган Ленинград" проектының иммерсив онлайн-версиясенә старт бирәчәк.

Фото: РИА Новости
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/politika/Halik-batirligi-bezne-k-eld-m-gelek-yash-yach-k-650151/
Читайте нас: