+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
30 декабрь 2020, 11:30

Уңай үзгәрешләрне быел ук тоячакбыз

Халык белән “туры эфир”да аралашу барышында Президент Владимир Путин моны аерым сызык өстенә алды#ВладимирПутин

Хәбәр итүебезчә, 20 июньдә ил Президенты Владимир Путин чираттагы тапкыр “туры эфир”да Русия халкы белән аралашты. “Владимир Путин белән туры элемтә” тапшыруы шушы форматта быел унҗиденче тапкыр үтте һәм 4 сәгать 8 минут барды.
Әйтергә кирәк, моңа кадәр Президентның халык белән “туры эфир”да аралашуы, гадәттә, Владимир Путинның тышкы һәм эчке сәясәткә, ил үсешендәге гомум тенденцияләргә, макро һәм микроикътисади күрсәткечләргә кагылышлы кереш сүзеннән башлана иде. Быел исә Президент, халык аның исеменә юллаган сораулардан чыгып (ә тапшыру башланган вакытка 1,5 миллион чамасы сорау алынды), баштан ук Русия гражданнарын борчыган төп мәсьәләләргә күчте. Алар исә, беренче чиратта, социаль өлкәгә һәм тормыш сыйфатына кагылды. “Владимир Путин белән туры элемтә” тапшыруында күтәрелгән күпчелек мәсьәләләрнең турыдан-туры безнең гәзит укучыларга да кагылуын, аларны да шулай ук тирәнтен борчуын исәпкә алып, алар арасыннан, безнең карашка, иң көнүзәк дип табылган сорау һәм җавапларга аерым тукталырга булдык.

10 мең сумга яшәп буламы?


— 10 мең сум күләмендә эш хакы түлиләр икән, моны тикшерергә кирәк. Чөнки без илдә яшәү минимумы күләмен 11 мең 280 сумга җиткердек һәм тулы ставкада эшләүче кешенең хез­мәт хакы шуннан да ким була алмый.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына килгәндә, анда погонлы кешеләр — уртача 43 мең, гражданнар персоналы 13-16 мең сум ала. Әлбәттә, бу да аз һәм әлеге мәсьәлә буенча күп тап-кырлар сөйләшүләр булды. Ниһаять, чишелеш табылды. Быел Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 4,3 миллиард сум бүленәчәк, бу тармактагы гражданнар персоналының уртача хез­мәт хакын 24 мең сумга җиткерү мөмкинлеге бирә­чәк. Алдагы елда исә алар-ның уртача хезмәт хакы 32 мең сумга җитәчәк.

Бала пособиесе кайчан артыр?


— Белүебезчә, без күп-тән түгел генә беренче һәм икенче бала туган гаилә-ләргә акча бирә башладык. Икенче бала өчен бу — ана капиталы. Беренче бала өчен әлегә кадәр бернинди ярдәм чарасы да каралмаган булса, хәзер мондый гаиләләр ай саен яшәү минимумы күләмендә акчалата түләү ала башлады. Әлеге вакытта мондый пособие керемнәре бер кеше­гә 1,5 яшәү минимумы күлә-меннән артмаган гаиләләр генә ала. 2020 елның 1 гыйнварыннан исә 2 яшәү минимумы, ягъни һәр гаилә әгъзасына керем­нәре 22-23 мең сум булган гаиләләр дә мондый дәүләт ярдәмен алачак. Ягъни айлык керем-нәре 45 мең сумнан түбән булган һәр гаилә хәзер шундый түләүләргә исәп тота алачак.
Балага 1,5 яшь тулганнан соң бирелүче 50 сумлык түләү турында. Монда нәрсә әйтәсең?.. Һәрхәлдә, ни­һаять, бу мәсьәлә буенча да чишелеш табылды. Без 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалары булган гаилә-ләргә (керемнәреннән һәм ихтыяҗларыннан чыгып) ай саен яшәү минимумы күлә­мендә пособие түләячәкбез. Әлегә шул мәсьәләдә генә тулы ачыклык юк: я мондый пособие һәр гаилә әгъ­за­сына туры килгән 1,5 яшәү минимумыннан, я 2 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә биреләчәк.

Ә пенсияләр белән нәрсә булачак?


— Быел картлык буенча страховка пенсияләре 7,05 процентка индекса­циялән-де. Инфляция үсеше исә былтыр 4,3 процент белән чикләнде.
Быел 1 апрельдән без, яшәү минимумы күләме артуга бәйле, дәүләт һәм социаль пенсияләрне 2 процентка арттырдык. 1 ок­тябрьдән исә, хәрби хезмәт-тәгеләргә акчалата түләү-ләр арту белән бергә, хәрби пенсионерларның пенсия-ләре дә 4,3 процентка үсеш кичерәчәк.

Кайчан яхшырак яши башларбыз?


— Күпләр тормышның авырлаша баруына зарлана, бу чыннан да шулай. Һәм бу — иң көнүзәк һәм мөһим мәсьәләләрнең берсе. Берничә ел элек без берь­юлы берничә шок кичердек. Һәм бу тышкы санк-цияләр белән генә бәйле түгел, тәү чиратта нефть, газ, металл базарындагы хәлгә бәйле. Шул сәбәпле, берничә ел дәвамында ил икътисадының да, граждан­нарның да керемнәре кими барды. Иң зур түбән тәгәрәү исә 2016 елда күзәтелде. Һәм шундый чордан соң хәзер, ниһаять, акрынлап аякка баса башладык.
Безгә “реаль керемнәр” һәм “хезмәт хакы” төшен-чәләрен аерып карарга кирәк. Статистика төшә дип күрсәткән реаль керемнәр күпсанлы күрсәткечләргә бәйле. Аларның берсе — кредитлар буенча түләүләр.
Банклар бүген хезмәт хакының 40 проценты күлә-мендә залогка кредит бирә. Минем карашка, бу бик хәвефле һәм Үзәк банк әле-ге мәсьәләгә җитди игътибар юнәлтергә тиеш. Безгә бу куыкларга һава тутыру кирәкми.
Хезмәт хакына килгәндә, ул номиналь күрсәткечтә дә, реаль рәвештә дә үсеш кичерә. Әйтик, 2017 елда икътисад тармагында исәп­ләнгән уртача хезмәт хакы күләме 33,2 мең сум булса, быел 44 мең сумга җитте. Әлеге вакытта телевизор каршында яисә Интернет челтәрендә утыручылар үзләренең андый эш хакы булмавына миңа ачуланмасын. Мин уртача хаклар хакында әйтәм. Бездә тармаклар һәм төбәкләр буенча хезмәт хакы күләме нык аерыла. Тывада ул бер төрле, Мәскәүдә — икенче, Төмәндә бөтенләй башка төрле. Нефть тармагындагы хезмәт хакы белән транспорт тармагындагыны да чагыштырып булмый.

Чиновниклар безгә тиңләшсенме, без аларгамы?


— “Чиновниклар кайчан гади хезмәткәрләрнеке кебек эш хакы ала башлаячак?” — дигән сорауны еш бирәләр. Максат — байлар булмасын түгел, ярлылар булмасын. Мин гади хезмәт­кәрләрнең эш хакын күтәрү ягында. Чиновниклар белән гади хезмәткәрләрнең эш хакларын тигезләү максатында беренчеләренең хезмәт хакын киметү дә хәлдән чыгу юлы түгел. Ул очракта квалификацияле кадрларга кытлык барлыкка киләчәк, чөнки кичәге чиновниклар шәхси яисә чит ил компанияләренә эшкә качышып бетәчәк. Кыскасы, хезмәт хакы һәркемгә ква­лификациясеннән, эшлекле һәм шәхси сыйфатларыннан чыгып түләнергә тиеш.
Килешәм: хезмәт хаклары арасында зур аерма булырга тиеш түгел. Һәм бу юнәлештә дәүләт дәрәҗә-сендә максатлы эш алып барылырга тиеш.

Илне күтәрүдә гомумдәүләт проектлары нинди роль уйнаячак?


— Колачлы гомумдәүләт проектлары илдә икътисадны күтәрү, ахыр чиктә халыкның тормыш сыйфатын яңа дәрәҗәгә чыгару максатында җәелдерелде. Аларның ахыргы максаты — икътисадны яңа рельс­ларга бастыру, аны югары технологияле итү, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, гражданнарның яшәү сыйфатын күтәреп, бик озайлы тарихи чорга дәүләт хәвеф­сезлеген тәэмин итү. Го­мумдәүләт проектлары ху-җалыкның барлык тармакларын да диярлек колач-лый. Алар — 12 һәм һәр юнәлеш буенча индикаторлар һәм җаваплы җитәк­челәр бар. Алар гомум-дәүләт проектларының нәтиҗәле үтәлеше өчен шәхсән җавап тота. Гомум­дәүләт проектларының нәтиҗәләрен халык кайчан үзендә тоя башлар дигән сорауны күпләр юллый. Өзеп әйтәм — быел ук. Без, совет чорындагы кебек, киләчәк буын коммунизмда яшәячәк дип вәгъдәлә­мибез. Халык тормышындагы уңай үзгәрешләр кичектергесез, быел башланачак.



Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев:
— Русия Президенты Владимир Путин ике дистә елга якын элек нигез салган халык белән шушы рәвешле “туры эфир”да аралашу форматы дөньяның башка бер генә дәүләтендә дә юк. Бу юлы да “Владимир Путин белән туры элемтә” тапшыруына миллионлаган сорау килде. Президент һәр сорауга төпле җавап бирде һәм янә бер тапкыр үзен илдәге һәм дөньядагы хәлләр турында тирәнтен хәбәрдар, эзлекле һәм эшлекле дәүләт җитәкчесе сыйфатында танытты. Ул катлаулы сораулардан да качмады, барысын да халыкка төпле итеп аңлатырга, һәр мәсьәләнең асылын төшендерергә тырышты. Тормыш сыйфатын күтәрү, сәламәтлек саклау, дарулар белән тәэмин итү, күпбалалы гаиләләргә ярдәм, авыл хуҗалыгы, Кораллы Көчләр торышы, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру — бер тармак та Президент игътибарыннан читтә калмады. Аңлашыла, Владимир Путинның нинди хәл-шартларда да халык белән турыдан-туры аралашырга әзер булуы сайлаучылар алдында аның абруе күтәрелүгә дә уңай йогынты ясый.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/u-ay-zg-reshl-rne-byel-uk-toyachakbyz/?sphrase_id=21868
Читайте нас: