+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Политика
23 декабрь 2020, 11:40

Палестина белән хезмәттәшлек ныгый

Русия Президенты Владимир Путин Палестина Президенты Мәхмүд Аббас белән телефон аша сөйләште.#ВладимирПутин

Лидерлар коронавирус белән көрәштә, шул исәптән Палестинага Русия җитештергән вакциналарны озату мөмкинлеге турында фикер алышты.

Сөйләшүнең Палестина ягы теләге буенча үткәрелүе билгеләп үтелә.

"Шулай ук сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә икеяклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым игътибар, Палестинага Русия җитештергән вакциналарны озатуны да кертеп, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәштә хезмәттәшлеккә бирелде", - диелә хәбәрдә.

Палестина Президенты Владимир Путинга коронавируска каршы көрәштә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Лидерлар Яңа ел уңаеннан котлаулар белән алмашты, дип тә өстәлә. Моннан тыш, төрле дәрәҗәләрдәге контактлар турында да сүз булды.

Фото: Риа Новости
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Palestina-bel-n-hezm-tt-shlek-nigiy-603892/
Читайте нас: