+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Политика
19 март 2018, 18:22

Халык ышанычын аклаячак!

Руслан ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе:

– Русиялеләр дәүләт лидеры өчен тавыш бирде. Владимир Путин дәүләтчелек, икътисади, мәдәни, социаль үсеш идеяләре белән илне берләштерүгә һәм идарә итүнең нәтиҗәле системасын булдыруга иреште. Аның җитәкчелегендә без ил үсешенең куәтле икътисади нигезен булдырдык, бәйсез халыкара сәясәт алып барабыз, дәүләт мәнфәгатьләренә таянып, чын социаль җәмгыять төзүгә барабыз.
Хәзер, Президент белән берләшеп, Русия барлык тармакларда да алга куәтле омтылыш ясарга әзер.
Илнең әйдәүче сәяси партиясе буларак, “Бердәм Русия” дәүләт башлыгы белән берлектә катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә әзер. Владимир Владимирович кебек үк, без дә халык ышанычын аклаячакбыз! Бөек Русиянең киләчәге зур!
Читайте нас: